Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган "Актив пенсионер мәктәбе" нә йөрүче актив пенсионерлар, “Кабат мәктәпкә" проектын тормышка ашыру кысаларында, Казанда булдылар. Экскурсия Туган як тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча дәресләр үткәрү кысаларында узды.
“Мәктәп укучылары” экскурсовод белән бергә Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннарында булдылар, күп кенә тарихи фактлар һәм легендалар белән таныштылар.
Шәһәр пенсионерлары өчен укыту һәм ял чаралары социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү конкурсында җиңү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының грант ярдәме белән 2020 ел башыннан үткәрелә башлады.