«Изгелек " инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Көзге төсләр» дигән темага декоратив-гамәли шөгыль

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

      “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова  көзге яфраклар ясау буенча декоратив-гамәли шөгыль үткәрде.

 Шөгыльнең максаты: гофрирланган кәгазьдән көзге яфраклар ясарга өйрәтү.

    Эш барышында белгеч кәгазьдән  көзге яфраклар ясауның ысулларын күрсәтте. Катнашучылар, үз куллары белән күләмле яфраклар ясаганда, белем, осталык һәм күнекмәләр алдылар. Алга таба  шөгыльдә катнашучыларга бу яфраклардан композицияләр ясау вариантлары тәкъдим ителде. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар, бәйрәм кәефе булдыру өчен  үзәкнең актлар залын чәчәкләр белән бизәргә тәкъдим иттеләр.

     Шөгыльдә  җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International