2020 елның 29 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти – әниләр өчен тәрбиячеләр халык иҗаты белән таныштырдылар.
Шөгыль уен формасында үтте. Беренче өлештә җитмәгән пазлларны җыйдылар, “сүзләр уены” уйнадылар. Мәкальләр һәм әйтемнәр әйтү буенча ярыштылар.
Нәтиҗә ясап мәкаль һәм әйтемнәрнең сөйләм телендә мөһим роль уйнаганын аңлаттылар. Шөгыль кызык һәм мавыктыргыч узды. 25 кеше катнашты.