Питрәч районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Питрәч интернат – мәктәбе» хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалар белән тыл хезмәтчәннәре янына бардылар.

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе
         25 сентябрь көнне "Ветеран белән якшәмбе көн", «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел» социаль проектлары кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Питрәч муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Питрәч интернат – мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалар белән тыл хезмәтчәне Крылова Екатерина Ивановна, Дементьева Анна Романовнага бардылар.
       Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Балалар сугышның кырыс еллары, сугышта катнашучыларның чыдамлыгы һәм түземлеге турында хатирәләр, хикәяләр тыңладылар, үз чиратында Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләр укыдылар. Әңгәмә ахырында балалар үз куллары белән ясаган открытка бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International