Барыбыз да белгәнчә, 1 нче октябрьда өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне сайлап алу юктан гына түгел. Чөнки картлык ул гөмерләрнең алтын көзе.
Һәр ел саен Югары Утар балалар йорты-интернатында тәрбияләнүче балалар, өлкәннәр көненә багышлап үз куллары белән открыткалар ясыйлар . Үзләренең күңел жылысын салып ясаган открыткаларны алар өлкән яшьтәге хезмәткәрләребезгә һәм элек интернатта хезмәт куйган, хәзер инде лаеклы ялда булган хезмәткәрләргә бүләк итәләр.
Быел да балалар тәрбиячеләре Рәмзия Сафина белән берлектә открыткалар ясадылар. Чөнки, үз кулларын белән әзерләнгән бүләк - иң матуры һәм иң кадерлесе. Өлкәннәр балалар кулыннан мондый буләк алырга аеруча яраталар.