Зәй шәһәре мәчете өлкән яшьтәге гражданнарга хәйрия ярдәме күрсәтте

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

           6 октябрьдә Зәй муниципаль районы “Радость”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм Җирле мөселман дини оешмасы - Зәй районы мөхтәсибәте вәкилләре белән берлектә өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче  ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга яшелчә ташу буенча хәйрия акциясе оештырылды.

             Социаль ярдәм күрсәтүгә  яшүсмерләр -  Зәй политехника көллиятендә укучы “Экостайл” волонтерлык отрядының активистлары да җәлеп ителде.

Әлеге чара өлкән яшьтәге гражданнарга көндәлек азык-төлек запасларын тулыландыру максаты белән оештырылды.

          “Радость”  үзәге администрациясе Зәй шәһәре мәчетенә һәм Зәй политехник көллиятенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International