Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова Өлкәннәр декадасы кысаларында «Спорт марафоны» дигән сәламәтләндерү чарасын үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә җәлеп итү, физик культура белән кызыксынуны арттыру.
Чара берничә этапта узды: башта йөрүнең төрле төрләрен кулланып разминка үткәрелде, аннары катнашучылар ике колоннага тезелде, анда беренче бирем - командаларны тәкъдим итү иде. Соңыннан катнашучыларга түбәндәге эстафеталар тәкъдим ителде: «Туп белән йөгерү», «Көнгерәләр», «Дуслык», «Еланкай», «Көчле дә соң», «Сикергеч белән йөгерү». Социаль хезмәт алучылар зур теләк һәм энтузиазм белән эстафетада катнаштылар, барлык ярыш этапларын узып, үзләрен көчле һәм җитез итеп күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә, «Атлетлар» командасы иң яхшы вакытны күрсәтте һәм җиңүче булды. Чара ахырында инструктор катнашучыларга рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде, ә социаль хезмәт алучылар алга таба да шундый спорт чараларында очрашырга теләкләре барлыгын белдерделәр.
Чарада унике кеше катнашты.