«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Мин Татарстанда яшим” дигән танып – белү шөгыле узды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

2020 елның  6 октябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Мин Татарстанда яшим” дигән танып – белү шөгыле булып узды.

Шөгыльнең максаты балаларга безнең республикабыз турында белемнәр бирү, символлар белән таныштыру торды. Шөгыль әңгәмәдән башланып китте. Татарстан турында булган белемнәрне тупладылар. Аннан соң презентация күрсәтелде. Татарстанда халыклар күптөрлелеге турында сөйләшелде.

Йомгаклау өлешендә милли халык костюмнарын бизәкләп төшерделәр. Шөгыль кызык һәм мавыктыргыч булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International