Өлкәннәр декадасы кысаларында

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларны өлкәннәр көне белән котладылар. Аларга нык сәламәтлек теләделәр, хезмәтләре өчен иң җылы рәхмәт сүзләре әйтелде. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәребез өчен  хәйрия  акциясе үткәрделәр, аларга җиләк-җимеш, яшелчә, консервланган әйберләр әзерләделәр. Гимназия укучылары өйгә  барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез өчен открыткалар үз куллары белән ясадылар.

Шулай ук йортларны һәм йорт яны территорияләрен генераль җыештыру үткәрелде, йорт-сарайларга вак-төяк ремонт ясалды.

Социаль хезмәт алучылар котлау, кайгыртучанлык, өлкән буынга хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International