2020 нче елның 8 нче октябрендә гаиләдә көч куллануны профилактикалау һәм 2 нче социаль участокта ата-аналар өчен җаваплылык хисе формалаштыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 8 бала арасында «Ышаныч телефоны» дигән профилактик дәрес үткәрде. Максаты: аноним психологик ярдәм хезмәте турында мәгълүмат бирү.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда һәрвакыт өлкән яшьтәге кешеләргә һәркем хөрмәт белән карарга тиеш, тик кайчагында өлкән буынны игътибар һәм кайгыртучанлык белән әйләндереп алу өчен аерым сәбәп туа. 1-10 октябрьдә уза торган Өлкәннәр декадасы нәкъ менә шундый сәбәп булды да инде. Декаданың төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга өстәмә ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү.
.Теләче муниципаль районында даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ 4 өлкән яшьтәге гражданнарга сиделка хезмәте күрсәтелә. Сиделка хезмәте күрсәтүче барлык хезмәткәрләр дә укулар уздылар.
2020 елның 9 октябрендә Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яки авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаган балалар өчен көзге урман буйлап сәяхәт оештырдылар.
Ел саен «игелек һәм хөрмәт көне " уңаеннан интернат-йортта яшәүчеләрне бәйрәм өстәлләре һәм бүләк пакетлары белән сөендерәләр .
06 октябрь көнне Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Снежана Горбунова балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен яхшырту максатларында «Сезнең балагыз һәм аның дуслары» дигән темага түгәрәк өстәл оештырды, ул балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән. Әлеге чарада социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасыннан 8 ата-ана катнашты.
2020 елның 09 октябрендә «Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә ялгыз яшәүче Кариуллина Наҗия Газиз кызы йорты территориясен чүп-чардан арындырдылар. Акциянең максаты-өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү, өлкән буынга хөрмәт, хезмәт сөючәнлек, ирекле эшчәнлекнең уңай идеяләрен пропагандалау һәм тарату. Кариуллина Наҗия үзенең тормыш юлы турында сөйләде, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
"Демография" милли проектының тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районы территориясендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк өлкәннәрне диспансерлаштыру узу өчен район хастаханәсенә илтү дәвам итә.
2020 елның 9 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр һәм әти – әниләр өчен “Гаиләдә этикет нигезләре” дигән темага викторина үткәрделәр.
2020 елның 7 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә спорт күңел ачу чараларына карата шөгыль булып узды.