«Астра» тернәкләндерү үзәгендә спорт күңел ачу чараларына карата шөгыль булып узды

2020 елның 9 октябре, җомга

2020 елның  7 октябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә спорт күңел ачу чараларына карата шөгыль булып узды.

Шөгыльнең максаты булып балаларның хәрәкәт ритмын арттыру, уңай психологик халәтләр булдыру, коммуникатив күнекмәләр булдыру торды. Чара башында балалар сорауларга җавап бирделәр. Тернәкләндерү үзәге нәрсә белән истә калды, дигән сорауга әңгәмә үткәрделәр. Дуслары турында сөйләштеләр. “Минем артттан кабатла” дигән уенны уйнадылар.

Йомгаклау өлешендә парашют ярдәмендә кызык һәм мавыктыргыч уеннар уйналды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International