“Спарта” клубына сәяхәт

2020 елның 9 октябре, җомга

2020 елның 9 октябрендә Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яки авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаган балалар өчен  көзге урман буйлап сәяхәт оештырдылар.

 Шәһәрдән ипподромга кадәр маршрут сайланган иде. Һәм бу очраклы түгел. Сәяхәт барышында белгечләр  балигъ булмаганнарга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Чөнки  шәһәр урамнарында һәм юлларында әле һаман да юл һәлакәтләре күп була, аларда кешеләр, шул исәптән балалар да зыян күрә. Һәм бу, нигездә, башлангыч сыйныф укучылары. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе-хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәү яки үтәмәү.

Ипподром буенча йөргәндә, балалар гербарийлар өчен коелып саргайган яфраклар җыйдылар, бер-берсен узып йөгерештеләр.

Экскурсиядән соң балалар ипподромда урнашкан “Спарта” сәламәт яшәү  клубыда булдылар. Бу көнне балалар уйнап, күңел ачып кына калмадылар, көнне сәламәтлекләре өчен дә файдалы итеп уздырдылар, чөнки самокатлар, скейтборд, велосипедларда шудылар, өстәл хоккее һәм теннис уйнадылар, хәтта картинг буенча күнегүләрдә дә катнаштылар. Картинг буенса тренер балаларны  спортның әлеге төре белән якыннан таныштырды . Теләге булганнарны  сынап карау күнегүләренә чакырды.

Экскурсия ахырында балалар кайнар һәм тәмле чәй белән сыйландылар. Балалар  бик күп якты тәэсирләр алдылар,әлеге чарадан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International