2020 елның 9 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр һәм әти – әниләр өчен “Гаиләдә этикет нигезләре” дигән темага викторина үткәрделәр.
Үз –үзеңне дөрес тоту ул – яхшы тәрбия алуның бер күрсәткече. Шөгыльдә балалар яхшы тәрбия чараларына гына түгел, әдәпле сүзләр кулланып диалог төзеп сөйләшергә дә өйрәнделәр. Викторина сорауларына әниләр дә, балалар да бик теләп, дөрес итеп җавап бирделәр.
Балалар үзләренең гаиләләре турында да бик теләп сөйләштеләр. “Этикет”, “гаилә” төшенчәләрен ныгыттылар. Шөгыль дустанә мөнәсәбәттә үтте.