2020 нче елның 8 нче октябрендә гаиләдә көч куллануны профилактикалау һәм 2 нче социаль участокта ата-аналар өчен җаваплылык хисе формалаштыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 8 бала арасында «Ышаныч телефоны» дигән профилактик дәрес үткәрде. Максаты: аноним психологик ярдәм хезмәте турында мәгълүмат бирү.
Дәрес башында белгеч һәр кешенең аңа ярдәмгә мохтаҗ вакыты булуы турында әңгәмә үткәрде. Бу вакытта ул кешене ишетү мөһим! Аннан соң белгеч катнашучылардан килеп туган проблемаларны ничек хәл итүләре, кемгә мөрәҗәгать итүләре, кем белән киңәшләшүләре турында сорашты. Күп кенә балалар әти-әниләре һәм дуслары белән төрле мәсьәләләр буенча киңәшләшәләр икән. Әмма араларында якыннарына сөйләргә теләмәгән әйберләр дә бар. Ул чакта белгеч балаларга «Ышаныч телефоны» -үз проблемаларыңны чишү өчен бушлай һәм конфиденциаль мөрәҗәгать итү хезмәте турында сөйләде. Дөньядагы барлык балалар ышаныч телефоннарының төп бурычы-игътибарга һәм яклауга мохтаҗ балалар хакына эшләү. Россия Федерациясенең теләсә кайсы торак пунктында 8 800 2000 122 номерына шалтырату вакытында стационар яки кәрәзле телефоннардан ашыгыч психологик ярдәм алырга мөмкин, ул гамәлдәге төбәк хезмәтләре белгечләре тарафыннан күрсәтелә. Алар белән үз проблемалары турында сөйләшергә һәм дөрес карар кабул итәргә мөмкин.
Дәрес ахырында белгеч балаларга ышаныч телефоны номеры белән «Авыр чакларда шалтыратыгыз» дигән буклет таратты һәм болай гына, кызык итеп юк-барга шалтыратырга һәм кемгәдер, чыннан да, ярдәм кирәк булганда, линияне алырга ярамый, дип кисәтте.