Ел саен «игелек һәм хөрмәт көне " уңаеннан интернат-йортта яшәүчеләрне бәйрәм өстәлләре һәм бүләк пакетлары белән сөендерәләр .
Быел да «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе карамагындагыларны бәйрәм белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты, «Агро - Инвест» ИК ҖЧҖ генераль директоры Сөләйманов Рәис Әхтәм улы, «Шешмаоил» ААҖ нефть чыгару компаниясе генераль директоры Тәхаветдинов Рөстәм Шәфәгать улы һәм ТР Чирмешән муниципаль районы Чирмешән авыл җирлеге Советы депутаты Шакиров Минсәгыйт Закир улы котладылар. Һәр спонсордан бүләк пакетлар тапшырылды һәм бәйрәм өстәлләре оештырылды.
Интернат-йорт җитәкчелеге һәм биредә яшәүчеләр шундый юмарт иганәчеләргә зур рәхмәтләрен белдерәләр.