2020 елның 23 нче октябре
Үткәрү урыны: Баулы интернат-йорты
Максат: яңа коронавир инфекциясе таралуны булдырмау.
Баулы өлкәннәр һәм зәгыйфләр интернат-йорты үз-үзен изоляцияләү режимына күчте. Коронавирус пандемиясе Баулы картлар һәм зәгыйфләр интернат-йорты тормышына үзгәрешләр кертте.
Яңа таләпләр коронавирус инфекциясен таратмау буенча чикләү чаралары аркасында, өлкән яшьтәге кешеләрнең гомуми халәтенә дә эз сала - югары борчу күзәтелә, күпләр кәефнең еш алмашыуна дучар була. Ә безнең белгечләрнең бурычы тиешле медицина тәрбиясе күрсәтү, ярдәм һәм социаль якланганлык, бу хәзер бик мөһим.
Таләпләр кырысланды, социаль дистанцияне үтәү сәбәпле, яшәүчеләр күп вакытны бүлмәләрдә уздыра, әмма шуны билгеләп үтәргә кирәк, вәзгыятьне адекват аңлау бар. Без, белгечләр безнең һөнәрнең бөтен әһәмиятен тулысынча тоябыз. Без бу көннәрдә барыбыз да берләштек, бер-беребезгә һәм социаль хезмәтләр алучыларга ярдәм итәбез.