2020 ел ТАССР йөзьеллыгы елы дип игълан ителде. Бүген ТАССРның 100 еллыгы-ул бай тарихыбызны һәм уңышлы киләчәгебезне искә алу өчен сәбәп. ТАССР автономияле статус алган Республика була. Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы карары белән 1920 елның 27 маенда игълан ителә һәм Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы буларак, шул ук елның 25 июлендә оештырыла.
«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәт алучылар арасында әлеге датага багышланган чаралар үткәрделәр. Хезмәт күрсәтүчеләр бергә Татарстан тарихын искә төшерделәр, республиканың бүгенге казанышлары турында әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук «Арт-Терапия» технологиясе кысаларында Татарстан әләмен һәм гербын рәсемләү белән шөгыльләнделәр.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар республика Хөкүмәтенә без имин төбәктә яшәвебез, лаеклы картлык һәм тыныч тормышыбыз өчен рәхмәтле.