Камалеева Галимә Рәхмәтулла кызы 15.12.1931 нче елда Баулы районы Ирекле авылында туа. Ул Баулы районының тыл хезмәтчәне.
Бөек Ватан сугышы башланганда Галимә Рәхмәтулла кызы Тат. Кандыз авылында зур тату гаиләдә яши. Әтисе фронтка алына, снайпер була. Сугышка шулай ук олы абыйсы да җибәрделәр. Өйдә ике энесе кала. Галимә Рәхмәтулла кызы иртә хезмәт эшчәнлеген башлый. Әнисе белән бергә колхоз кырында фронт өчен, җиңү өчен түләмичә эшлилэр. Салкын һәм ач вакыт иде, көнгә бер кашык он биргән көннәр булды. Тулы хезмәт эшчәнлеген 12 яшендә, колхоздагы фермада эшли башлый.
Галимә Рәхмәтулла кызы сугыш һәм сугыштан соңгы барлык авырлыкларга да түзә. Аннары Лениногорск шәһәрендә штукатур-маляр булып эшли, кияүгә чыга һәм ике матур ул таба. Галимә Рәхмәтулла кызы гаиләсе белән Сургут шәһәренә күчеп килә, анда штукатурчы-буяучылар бригадиры булып эшкә урнаша. 1972 елда Галимә Рәхмәтулла кызы гаиләсе белән Баулы эшчеләр бистәсенә кайта. ПАТПга эшкә урнаша, анда күп еллар контроль – ревизия хезмәтенең өлкән ревизоры булып эшли, аннан пенсиягә китә.
Бүгенге көндә биш оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Галимә Рәхмәтулла кызының бүләкләре бар: хезмәт ветераны, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», Җиңү көненә юбилей медальләре.