2020 елның 21 октябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 8 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Тылсымлы элмәкләр»
түгәрәгенең «Башлангыч рәттә элмәкләр җыю»темасына дәрес үткәрде.
Максат: башлангыч рәттә традицион элмәкләр җыю белән танышу.
Дәрес бишнәләр турында табышмаклар чишү белән башланып китте, чөнки балалар бишнә белән бәйләү бүлеген өйрәнә башладылар. Гадәттәгечә, бишнәләр белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын, эш урынын әзерләү, күз һәм бармаклар өчен гимнастиканы искә төшерделәр. Тәрбияче башлангыч рәттә элмәкләр җыю турында төшенчәләр бирде, ике төп кагыйдә яздылар. Дәреснең практик өлеше барлык тәрбияләнүчеләрнең дә элмәк җыюның традицион ысулын өйрәнергә тырышуларын күрсәтте. Дәрес нәтиҗәсеннән барысы да канәгать калды.