ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

«Планетада тынычлык-бәхетле балалар!» рәсем конкурсы.

2020 елның 1 ноябрендә Алексеевск «Кайгырту» приютында тәрбияче Маслова Н.В. тарафыннан терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча чаралар кысаларында «Планетада тынычлык-бәхетле балалар!» рәсем конкурсы үткәрелде.

Әлеге чарада мәктәп яшендәге 10 кеше катнашты.

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем бистәмнең тарихы һәм истәлекле урыннары»дигән танып-белү сәгате узды. 

02.11.20 елда Алексеевск "Кайгырту" приютында тәрбияче Корнева Н. О. 9 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән татар халкының яшәү рәвеше, аларның гореф-гадәтләре, фольклоры турында күзаллаулар формалаштыру, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максаты белән "Самавыр янында утырабыз" дигән тамаша үткәрде".

Күпләрнең көз-елның яраткан вакыты. Һавада акрын әйләнеп, җиңел, авыр булмаган сары, кызгылт сары, кызыл яфраклар коела һәм коела.

Һава чиста да үтә күренмәле, аяк астында коелган яфраклар шытырдый, суларга җиңел. Бер сүз белән  "Көзге яфрак коелу".

2020 елның 1 ноябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Яфрак коелу» темасына уенлы әңгәмә үткәрде.

     Максаты: Балаларның көз һәм көзге күренешләр турында белемнәрен ныгыту. Сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирергә өйрәтергә. Әйләнә-тирә дөньяга танып-белү кызыксыну, дәрестә активлык тәрбияләргә.

        Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2020 нче елның 3нче нояберендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте.  Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд приставы А.В.Таҗетдинова, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Г.А.Әхмәдиева, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Г.Г.Хайруллина, опека һәм тәрбия секторының белгече В. Г.Хабибуллина белән берлектә узды. Үзен борчыган сораулары белән районнан бер кеше мөрәҗәгать итте һәм аңа тиешле консультация бирелде.

 

Махсуслаштырылган учреждение шартларында балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү.

Бүген, 2020 елның 3 ноябрендә, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре, халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрделәр. 

2020 нче елның 3 нче ноябрь көнне  Югары Утар акылга зәгыйфь булган  балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р. «Көз бүләкләре» дип исемләнгән рәсем конкурсын үткәрде.

2020 елның 3 ноябрендә психолог һәм педагог социаль хезмәт алучылар белән өстәл уены үткәрделәр. " Пәрәвез " - бәйле мөнәсәбәтләр (көчле эмоциональ, социаль һәм физик бәйлелекнең патологик торышы) турында терапевтик трансформация уены.

 

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без төрле һәм шуның белән без көчле»  диеп исемләнгән мәдәни-ял чарасы уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International