Уен-әңгәмә «Яфрак коелу».

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

     Күпләрнең көз-елның яраткан вакыты. Һавада акрын әйләнеп, җиңел, авыр булмаган сары, кызгылт сары, кызыл яфраклар коела һәм коела.

Һава чиста да үтә күренмәле, аяк астында коелган яфраклар шытырдый, суларга җиңел. Бер сүз белән  "Көзге яфрак коелу".

2020 елның 1 ноябрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Яфрак коелу» темасына уенлы әңгәмә үткәрде.

     Максаты: Балаларның көз һәм көзге күренешләр турында белемнәрен ныгыту. Сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирергә өйрәтергә. Әйләнә-тирә дөньяга танып-белү кызыксыну, дәрестә активлык тәрбияләргә.

     Дәрес барышында балалар белән көзге темага әңгәмә үткәрелде. Бу- әңгәмә көзге айлар, аларның эзлеклелеге һәм исемнәре, беренче кырау, ни өчен агачлар яфракларын коя, яфрак коелу ничек килеп чыга турында.

Төрле кызыклы уеннар уйнадылар: "Зонтик-кәрзин» «Җил», “Нинди агачтан яфрак?». Көзге табышмаклар чиштеләр.

Дәрес күңелле, кызыклы, белемле булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International