Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без төрле һәм шуның белән без көчле» диеп исемләнгән мәдәни-ял чарасы уздырды.
Чараның максаты: патриотизм хисе үстерү, үз илеңнең тарихы белән кызыксыну һәм төрле милләт халыкларының мәдәни байлыгын, дуслыгын саклау.
Безнең җирдә элек-электән төрле милләт халыклары тату яшәгән. Аларның һәркайсы үзенчәлекле, мәдәнияткә бай, гореф-гадәтләренә, җыр-бию традицияләренә ия һәм шуның белән алар үзләренә җәлеп итүчән. Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар үзләренең яшь чакларын һәм бергә уздырылган республиканың, илебезнең милли бәйрәмнәрен шулай искә алдылар. Бу чараны без дуслык һәм бердәмлек өчен дип дәвам иттеләр һәм өлкәннәргә дә, балаларга да күңелле булды.
Өлкән буын вәкилләре чараның фольклор өлешенә актив кушылдылар һәм төрле телләрдә җырлар, шигырьләр, Ватанга, туган якка мәхәббәт һәм гыйбрәтле хикәяләр белән чыгыш ясадылар. Бәйрәмнең кызыклы мизгеле, бию-җыр конкурслары, уеннар һәм театр экспромты белән интерактив өлеше булды, анда хәтта аз хәрәкәтле социаль хезмәт алучылар да үзләренең кәефләрен күтәреп, дәртләнеп киттеләр.
Социаль хезмәт алучылар нәкъ менә шундый иҗади аралашуга мохтаҗ булулары һәм канәгать калулары турында әйттеләр.
Чарада егерме кеше катнашты.