2020 нче елның 3 нче ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р. «Көз бүләкләре» дип исемләнгән рәсем конкурсын үткәрде.
Максат: балаларда көзге пейзажның матурлыгына карата куану хисе булдыру, әйләнә-тирә табигать күренешләре турында белемнәрен һәм күзаллауларын тулыландыру.
Бурыч:
- иҗади карашны, танып-белү сәләтен үстерү;
- кулларның вак моторикасын үстерү;
- бер - берсенә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәрес балаларны ел фасылы һәм "көз-сары төс" төшенчәсе белән таныштырудан башланды. Аннан соң балалар үзләренең көзге композицияләрен ясарга керештеләр.
Дәрес барышында балалар күзәтүчән булырга, Туган як табигатен яратырга, иҗади карашны, танып-белү сәләтен, бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәтне үстерергә өйрәнделәр.