Тәрбияче Ләйсән Сөләйманова балаларга бәйрәмнең тарихы, батырлык һәм намус темасына әңгәмә үткәрде, халыкның батырлыкларын ачыклады, халык -ара бердәмлек, бәйрәмнең әһәмияте һәм роле турында сөйләде. Яшүсмерләр әдәби-музыкаль композиция әзерләделәр, анда Татарстан Республикасының күпмилләтле халкының бердәмлеген, халыкның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә мәхәббәтен чагылдырдылар. Кече яшьтәге балалар татар биюен башкардылар, бию аша игътибарлы мөнәсәбәт, активлык, оешканлык, хәрәкәтләрнең төгәллеген күрсәттеләр. Чара ахырында балалар башка халыкларның милли хисләрен хөрмәт итәргә кирэклеген, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә кирәклеге турында нәтиҗәләр ясадылар.