Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2020 нче елның 3нче нояберендә Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте. Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд приставы А.В.Таҗетдинова, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Г.А.Әхмәдиева, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Г.Г.Хайруллина, опека һәм тәрбия секторының белгече В. Г.Хабибуллина белән берлектә узды. Үзен борчыган сораулары белән районнан бер кеше мөрәҗәгать итте һәм аңа тиешле консультация бирелде.