Минем бистәмнең тарихы һәм истәлекле урыннары

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем бистәмнең тарихы һәм истәлекле урыннары»дигән танып-белү сәгате узды. Әлеге дәрес патриотик хисләр һәм кече Ватаныңа мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Тәрбияләнүчеләр дистанцион рәвештә Аксубай бистәсе белән таныштылар. Бистәнең тарихи үткәне, истәлекле урыннары, мәдәни һәм табигый объектлар, аны таныткан кешеләр белән таныштылар. Шулай ук балалар бистәнең мәдәни урыннары буенча виртуаль экскурсиядә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International