2020-нче елның 6 ноябрь көнне Югары-Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. җитәкчелегендә “Минем ватаным -Татарстан" дигән тема астында рәсем конкурсы үткәрелде.
Чараның максаты балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, туган як турында белемнәрен камилләштерү.
Башта без балалар белән әңгәмә үткәрдек, икенче өлештә балалар үз рәсемнәрен ясадылар. Соңыннан рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.