Каникуллар - ул ял гына түгел, яңа дуслар табу мөмкинлеге дә. Мәктәп яны лагере-яңа танышулар өчен менә дигән урын. Мәктәп яны лагерьларына Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр кабул итүче кече яшьтәге балалары да йөри.
Нәкъ менә алар өчен 5 ноябрь көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм социаль педагогы тарафыннан 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп яны лагереның ике отрядында мини-тренинглар үткәрелде.
Тренингның төп максаты һәм бурычлары булып коммуникатив күнекмәләрне, лидерлык сыйфатларын үстерү, балаларның бер-берсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген булдыру, коллективны берләштерү, бер-береңә ышаныч формалаштыру иде.
Тренинглар нәтиҗәсендә катнашучылар бер-берсе белән якыннанрак таныша алдылар, моңа кадәр игътибар итмәгән “детальләрне” күрергә, шулай ук куелган максатларга һәм бурычларга ирешүдә бердәм булырга өйрәнделәр.