Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында 2020 нче елның 2 нче ноябре көнне 12 нче санлы социаль участогында Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы алты балигъ булмаган бала белән «Без бердәм» акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты: халыкны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның хәзерге кеше өчен әһәмияте белән таныштыру.
Акция барышында балалар һәм белгеч бистә халкына “Халыклар бердәмлеге көне” бәйрәме тарихы турында мәгълүмат язылган буклетлар тараттылар, «Нәрсә ул бердәмлек?» соравына җаваплар эзләделәр. Күпләр кешенең нинди милләттә булуы мөһим түгел, иң мөһиме мәрхәмәтле, ярдәмчел булу һәм тату яшәү дип җавап бирделәр. Бәла булса, бөтен дөнья белән үз Ватаныңны саклауга басарга кирәк.
Һәрбер катнашучы Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын билгеләп үтте.