«Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, «Скандинав йөреш» технологиясе буенча, өлкәннәр өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, социаль хезмәткәрләр белән социаль хезмәт күрсәтүче гражданнар скандинавия йөреше буенча «Бердәмлек» дәресе үткәрделәр. Быел эпидемиологик хәл аркасында чаралар форматы үзгәрде. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елында, хезмәт күрсәтүчеләр скандинавия йөреше буенча Татарстан өчен мөһим бәйрәм - Татарстан Республикасы Конституциясе көненә туры китерделәр. Чара тәмамланганнан соң социаль хезмәткәрләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр бер-берсенә сәламәтлек һәм тынычлык теләделәр.