Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтлүче 10 бала арасында, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Мондый әйбер беркайчан да онытылмый!» дип аталган чара үткәрде. Максаты: үз илебезнең гражданнарына карата дәүләт законсызлыгының ярамавы турында күзаллауны формалаштыру, Россия тарихының «куркыныч» битләре белән танышу.
Очрашу башында педагог балаларга Россия тарихында героик сәхифәләр генә түгел, ә халык сәяси репрессияләр кичергән вакытлар да булуы турында сөйләде. Моның нәрсә икәнлеген аңлау өчен педагог– «репрессияләр», «режим корбаннары», «фабрикалаштырылган эшләр», «ГУЛАГ» кебек яңа сүзләрне белергә тәкъдим итте. Балалар репрессияләрдән зыян күргән кешеләрнең ничек күп булуын күрделәр, педагог репрессияләнгән гражданнарга, аларның балаларына һәм оныкларына ярдәм күрсәтүдә дәүләт сәясәте белән таныштылар.
Ахырда малайлар һәм кызлар, халыкның тарихы хәтердә сакланганда, мондый хәл кабатланмас, дигән нәтиҗә ясадылар.