Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында
Хәрәкәтләнү мөмкинлеген югалткан яшәүчеләр белән «Казан шәһәре буенча виртуаль сәяхәт»
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында дидактик уеннар
Авыруларны карау - катлаулы һәм җаваплы эш, ул белем һәм күнекмәләрне таләп итә. Табиб билгеләгән барлык манипуляцияләрне кичекмәстән һәм үз вакытында башкарырга кирәк.
«Куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече балигъ булмаганнар өчен Норлат авылының янгын бүлегенә экскурсия оештырды.Балалар янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар, янгын техникасын, экипировканы һәм янгын сүндерү атрибутларын күрделәр.
2020 елның 17 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше максаты белән “Сәламәтлек өчен 100 киңәш”дип аталган мәгълүмат сәгате үтте.
2020 нче елның 17 нче нояберендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы социаль ярдәм алучы белән «Киләчәктә бала белән аралашу стиленең йогынтысы» дигән темага онлайн дәресе уздырды.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән яшьтәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен балаларның сөйләм, сәнгать-эстетик үсешенә юнәлдерелгән комплекслы дәрес үткәрелде.
«Каенкай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә культорганизатор Альметкин В.А., тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Төрле төстәге фонтан»дип исемләнгән ял кичәсе оештырылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан 8(84377)2-13-10 кайнар линия телефоны эшли.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова Халыкара толерантлык көненә багышланган «Толерантлык һәм без» дигән темага коммуникатив мини-тренинг үткәрде.