«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәтлек өчен 100 киңәш ” дип аталган мәглъмат сәгате үтте

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

2020 елның  17 ноябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше максаты белән “Сәламәтлек өчен 100 киңәш”дип аталган мәгълүмат сәгате үтте.

Балалар үз сәламәтлегеңне саклап калу өчен дөрес тукланудан баш тартмаска, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, үз рационыңа витаминнар кертергә кирәклеге турында шөгыльләнү вакытында сөйләштеләр. Шулай ук кешенең сәламәтлеген дөрес саклый һәм ныгыта торган, аңа озын һәм актив тормыш тәэмин итә торган башка күп кенә киңәшләр турында белделәр.

Алган белемнәрне ныгыту өчен шөгыльләнү ахырында “Файдалы һәм зарарлы” дигән хәрәкәтчән уен уйнадылар. Танып – белү сәгатендә 18 бала һәм 3 әти – әни катнашты. Мондый мәгълүмати эш нәтиҗәсендә сәламәт яшәү рәвешенә тотрыклы кызыксыну формалаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International