«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара толерантлык көненә багышланган «Толерантлык һәм без» дигән темага коммуникатив мини-тренинг

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова Халыкара толерантлык көненә багышланган «Толерантлык һәм без» дигән темага коммуникатив мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда толерантлык турында белемнәр формалаштыру, башка кешеләргә карата хөрмәт уяту, һәркайсының үзенчәлеклелеген һәм индивидуаль булуын тану өчен шартлар тудыру.

Чара тренинг темасын формалаштыруны ярдәм иткән «Ярар» дигән риваяттән башланды. Әңгәмә вакытында социаль хезмәт алучылар «Толерантлык сүзен ничек аңлыйсыз?» дигән темага барысы бергә толерантлыкның нәрсә икәнен һәм толерант шәхеснең характерында нинди сыйфатлар булуын ачыкладылар. «Без нинди...», «Йомгак» күнегүләре үткәрелде. Толерант аралашу кагыйдәләре белән таныштылар.

Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, үзара аңлашу, гафу итү теләге, толерантлы  булып үз-үзеңне тоту нигезләре барлыкка килде.

Тренингта ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International