«Куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече балигъ булмаганнар өчен Норлат авылының янгын бүлегенә экскурсия оештырды.Балалар янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар, янгын техникасын, экипировканы һәм янгын сүндерү атрибутларын күрделәр.
Янгын сүндерүчеләр янгын техникасының ничек эшләве турында сөйләделәр. Балалар янгын частенә танып-белү экскурсиясеннән бик зур энергия алдылар.