Авыруларны карау - катлаулы һәм җаваплы эш, ул белем һәм күнекмәләрне таләп итә. Табиб билгеләгән барлык манипуляцияләрне кичекмәстән һәм үз вакытында башкарырга кирәк.
2020 елның унҗиденче ноябрендә Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «карау мәктәбе»программасы буенча социаль хезмәткәрләрне укыту узды. Дәресне табиб-терапевт Җиһаншин Рашад Каим улы үткәрде. Дәреснең темасы: "яткан авыруларны карау". Социаль хезмәткәрләр авыруларны карау буенча күнекмәләр алдылар.