Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында дидактик уеннар

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Өлкән яшьтә баш мие активлыгын сакларга кирэк.

17  нче ноябрь көнне Җәлил картлар йортында тәрбияче Гаязетдинова Резедә дидактик уеннар үткәрде.

Максаты: өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга танып-белү процессларын үстерү.

Тәрбияче тарафыннан дидактик уенны оештыру өч юнәлештә башкарыла: дидактик уен үткәрүгә әзерлек, аны үткәрү һәм анализлау. Уеннар вакытында интернат-йортта яшәүчеләр проблемалар, авырулар турында оныталар, уңай якка омтылалар.

Кәефне яхшырту-мондый вакыт үткәрүнең нәтиҗәсе. Даими шөгыльләнгәндә тирән процесслар да бара: хәтер торгызыла, акылның сыгылмалылыгы саклана, вакытны эчтәлекле итеп үткәрү гадәте формалаша. Өлкәннәр өчен интеллектуаль уеннар уйларга, исәп тотарга, искә алырга мәҗбүр итә торган нәрсәләр белән файдалы. Бу-баш мие өчен бик яхшы тренировка, аның функцияләрен торгыза һәм күңелсез чирләргә – деменциягә яки Альцгеймер авыруларына бирешергә мөмкинлек бирми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International