Мамадыш районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре иң беренче чиратта шунын турында кайгырта. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидларга чираттагы инструктаж үткәрделәр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырдылар. Тагын бер кат социаль хезмәтләр алучыларга гади, әмма бик кирәкле кагыйдәләрне искә төшерделәр.
Ел саен 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне билгеләп үтелә. Баулы районы «Милосердие» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Айгөл Сөләйманова, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Альберт Хәбипов белән берлектә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында мәктәпнең балигъ булмаган укучылары белән лекция үткәрделәр.
Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә“Спортны яратырга кирәк” исемле күңел ачу чарасы үткәрелде.
20 ноябрь көнне Сарман районы Кәүҗияк авылында гомер кичерүче социаль хезмәт җыелмаларыннан файдаланучы Гайнавал апа Нургалиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга хакимият башлыгы Муниципаль район башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гилметдинова, “Шәфкатъ» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Фиргәт Хөснетдиновлар килгәннәр иде. Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Җитәкчеләр һәм якыннары тарафыннан әйтелгән җылы сүзләр ветеранның яшәү көчен арттырды, тормышның һәр мизгеленә шатланып яшәргә көч өстәде.
2020 елның 20 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата- аналар белән “Табигый бәла- казалар, саклау һәм коткару ысуллары” дигән тематик дәрес узды.
18 ноябрьдә илнең төп тылсымчысы-Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Бу вакыйгага Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында танып-белү чарасы узды.
«Яраткан Кыш бабай» танып-белү – күңел ачу чарасында яшәүчеләргә Кыш бабайның Ватаны-Бөек Устюг, Кыш бабайның чит ил «хезмәттәшләре», бәйрәм тарихы турында сөйләделәр. Катнашучылар рус мифологиясендә Кыш бабайны ничек атаулары һәм ноябрьдә аның туган көне ни өчен бәйрәм ителүе турында белделәр.
2020 елның 19 ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Күңелле стартлар» спорт-күңел ачу уены үткәрелде. Чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм үстерү тора. Өлкән яшьтә булуга карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр. Ярыш - күпләр өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим булган мавыктыргыч чара булды, катнашучыларга елмаю, дәрт һәм позитив бүләк итте. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2020 елның 20 ноябрендә, Халыкара бала көне уңаеннан, “Мин һәм канун” комплекс программасы кысаларында, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Яңа Чишмә мәдәният йорты белән “Халыкара бала көне” бәйрәмен үткәрделәр.
2020 нче елның 18 нче ноябре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 бала өчен «Без барыбыз да төрле» технологиясе кысаларында «Йомгаклау дәресе» үткәрде. Максаты: балаларда эмоциональ контакт урнаштыру, үз фикереңне аңлата һәм яклый белү.
19.11.2020 ел, ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә, Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә.
Акциянең максаты-җәмгыятьнең игътибарын тәмәке тартуга китергән зыян проблемасына җәлеп итү.
Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне Халыкара онкологлар җәмгыяте инициативасы буенча һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) ярдәме белән билгеләнә. 2003 елның маенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәмәкегә каршы көрәш буенча Конвенция кабул итә, аңа 90нан артык ил, шул исәптән Россия дә кушылган.
Балигъ булмаганнарны рухи-әхлакый тәрбияләүгә ярдәм итү, алар өчен психоактив матдәләрне кулланучылар булу куркынычын киметү, зарарлы гадәтләрнең үтеп керүенә каршы шартлар тудыру максатыннан, Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында, мәктәптә «Никотинсыз дөнья!». Әлеге акция барышында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы"Шәфкать "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге", мәгариф бүлеге психологлары белән берлектә, " Миллионнар төтендә "һәм" Куркыныч эчендә "дигән темага видеоүзәтү кулланып төркемле дәрес үткәрделәр.