Ничек кенә картаерга теләмәсәк дә, вакыт безгә файдага түгел. Өлкән яшьтәге кешенең колагы начар ишетә, күрү сәләте , ис сизү кими, хәрәкәтчәнлеген кабул итү сәләте начарлана. Аларның күбесенең вестибуляр аппарат белән проблемалары бар. Өлкән яшьтәге гражданнар янгын вакытында төтен исен сизмәскә һәм куркыныч турында хәбәр итүче күршеләрнең кычкыруларын ишетмәскә мөмкин.
Әгәр алар хәрәкәт итү яки вестибуляр аппарат авыруларыннан җәфа чигә икән, бу күңелсез нәтиҗәләргә китерә, чөнки аның иминлеге куркыныч астында калырга мөмкин. Бәлки, ул очраклы рәвештә кием-салымы белән кайнар конфоркага кагылыр, нәтиҗәдә, янгын чыга.
Шуңа күрә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен янгын куркынычсызлыгы бик мөһим. Мамадыш районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре иң беренче чиратта шунын турында кайгырта. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидларга чираттагы инструктаж үткәрделәр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырдылар. Тагын бер кат социаль хезмәтләр алучыларга гади, әмма бик кирәкле кагыйдәләрне искә төшерделәр.