Сарман муницпаль районының Кәүҗияк авылында социаль хезмәт җыелмаларыннан файдаланучы юбилярны котладылар

2020 елның 20 ноябре, җомга

   20 ноябрь көнне Сарман районы Кәүҗияк авылында гомер кичерүче социаль хезмәт җыелмаларыннан файдаланучы Гайнавал апа Нургалиева  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Юбилярны котларга хакимият башлыгы Муниципаль район башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл,, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гилметдинова, “Шәфкатъ» үзәге  директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Фиргәт Хөснетдиновлар килгәннәр иде. Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Җитәкчеләр һәм якыннары тарафыннан әйтелгән җылы сүзләр ветеранның  яшәү көчен арттырды,  тормышның һәр мизгеленә шатланып яшәргә  көч өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International