ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

    Татарстан Республикасында «Бакчачылык» юнәлеше буенча социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында 2020 нче елның 19 нчы ноябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Кухня өчен панно» дигән мастер-класс узды. Максат: декоратив панно ясау, хыялны, сәнгать зәвыгын үстерү.

20 ноябрь  ел саен  Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне буларак  билгеләп үтелә. Әлеге көннең  үз  тарихы бар: ул Бала хокуклары конвенциясе кебек мөһим документ кабул ителү  белән бәйле.

Шәһәрдә яшәүчеләрне төп документлар белән таныштыру максатында: “Кеше хокуклары турында гомуми декларация” һәм “Бала хокуклары турында” конвенциясе “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Бөгелмә комплекслы үзәге гаиләсенә һәм балаларына социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш бүлекчәсе белгече Хәйретдинова Динара “Балалар - безнең киләчәгебез” акциясен оештырды.

Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Кояшлы куян-2020» энергияне сак тоту темасына XI Республика балалар иҗат эшләре конкурсында актив катнаштылар. 

2020 елның 20 ноябрендә Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Сөләйманова Айгөл «Мин - ата-ана» клубы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән «Гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше»дигән темага онлайн режимда төркемле консультация үткәрде.

2021 елның гыйнварыннан Зәй муниципаль районы “Демография” милли проектының  “Өлкән буын” проектын  тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыра башлый. Проектның төп максаты-өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомер һәм сәламәт яшәү дәвамлылыгы чорын арттыру.

2019 елдан  “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга, өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итүне күз алдында тота торган озак вакытлы карау системасын булдыру буенча актив әзерлек эше алып барды.

​ ​ ​ Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Карау тернәкләндерү мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында 2020 елның 18 һәм 19 ноябрь көннәрендә медицина хезмәткәре Гайсина Л. Х. һәм белгеч Капитонова Т. М. социаль хезмәткәрләр катнашында «Когнитив узгэрешлэре булган затларны карарга өйрәтү» программасы буенча төркемле дәресләр үткәрде.

 ​ ​ Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Карау тернәкләндерү мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында 2020 елның 18 һәм 19 ноябрь көннәрендә медицина хезмәткәре Гайсина Л. Х. һәм белгеч Капитонова Т. М. социаль хезмәткәрләр катнашында «Когнитив узгэрешлэре булган затларны карарга өйрәтү» программасы буенча төркемле дәресләр үткәрде.

Яр Чаллы шәһәренең  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова  социаль хезмәт алучылар катнашында, Халыкара сукырлар  һәм Бөтендөнья яхшылык көне кысаларында «Яхшылыкны, тынычлыкны  аңлау юллары» дигән мәдәни-ял итү чарасы үткәрде.

Балтачның «Наз» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында шәфкать туташы Чулпан Рәкыйп кызы «Остеохондроз» темасына сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча лекция укыды. Социаль хезмәт алучылар үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар, шулай ук остеохондроз вакытында  кулланырга  мөмкин булган күнегүләр башкардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International