“Мин һәм канун”

2020 елның 20 ноябре, җомга

“Мин һәм канун”

2020 елның 20 ноябрендә, Халыкара бала көне уңаеннан, “Мин һәм канун” комплекс программасы кысаларында, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, Яңа Чишмә мәдәният йорты белән “Халыкара бала көне” бәйрәмен үткәрделәр. Чараның максаты балаларны аларның топ хокукларын искәртү, бердәм булу кагыйдәләре белән таныштырудан торды. Балалар төрле конкурсларда катнашып,  уен формасында хокук турында күп мәгълумат тупладылар. Уен ахырында, әлбәттә инде, дуслык җиңде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International