2020 елның 20 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата- аналар белән “Табигый бәла- казалар, саклау һәм коткару ысуллары” дигән тематик дәрес узды.
Әлеге дәреснең максаты балаларны табигый күренешләр белән таныштыру, үз- үзеңне саклау һәм коткару күнекмәләрен ныгыту иде. Чара башында балалар табигать һәм күренешләр турында табышмаклар чиштеләр. Аннан соң табигатькә китергән бәла- казалар турында видеосюжет карадылар. Әңгәмә барышында балалар табигать бәла – казаларының нәрсә икәнлеге, безнең шәһәрдә нинди табигатьбәла- казалары булырга мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Мультипликацион фильмнар чарада катнашучыларга коткару ысулларын ачык итеп күрсәттеләр.
Балалар безнең коткару күбесенчә безнең дөрес гамәлләребезгә бәйле дигән нәтиҗә ясадылар.