Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан һәм Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Питрәч муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Кайгырту» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре яшүсмерләр өчен "риск төркеме" "Синең хокукларың" "Батыр" кинотеатры базасында чара оештырдылар. Үсмерләрнең хокуклары һәм бурычлары турында балаларны юрисконсульт Медведев Валерий Ильич һәм Питрәч районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгече Махотина Мария Николаевна таныштырдылар. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Соңыннан яшүсмерләргә «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» дигән буклетлар тапшырылды, ә кинотеатр хезмәткәрләре хокук бозуларны профилактикалау буенча «Вакытлы кыенлыклар» дигән фильм күрсәтте. Чарада барлыгы 13 яшүсмер катнашты. Чара барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәү белән узды.
«Җәмәгатьчелекне ныгыту» федераль проектын гамәлгә ашыру кысасында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысасында «Радуга» Бөгелмә комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Людмила Голубева балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән «Бергәләп зарядка ясыйбыз» дәресен үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова, «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп, «Могҗизалар кыры» дигән уен үткәрде.
21.11.2020 «Кайгырту» приютында шәфкать туташы Гильманова Т.А. мәктәп яшендәге балалар өчен «Сак булыгыз грипп, COVID-19» дигән презентация әзерләде.
Максат: салкын тию һәм вирус авыруларын профилактикалау.
Кызыксынган министрлыклар һәм Барс Груп вәкилләре катнашында «Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү буенча дистанцион хезмәткәрнең мобиль офисы» видеоэлемтәсе үткәрелде. Онлайн-режимда республиканың комплекслы үзәкләренең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре практик эшләрендә туган сорауларны бирә алды.
Россия Банкы өлкән буынның финанс грамоталылыгы буенча проектны тормышка ашыра. Актуаль мәгълүмат аңлаешлы формада бирелә, https://www.pensionfg.ru сайтында теркәлүе дә бик уңайлы.
2020 елның 19 ноябрендә Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре һәм белгечләре "Финанс мошенниклыгы. Үзеңне һәм үз гаиләңне якла " дип а алган Россия Банкы үткәргэн онлайн дэрестэ катнаштылар.
Республикада «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Төп бурычлар булып өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын арттыру, актив картлык өчен шартлар тудыру һәм ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны сыйфатлы карау тора. Бу бурычларны хәл итү өчен Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Карау мәктәбе» программасы эшләнде, ул үз эченә теоретик нигезләрне өйрәнүне генә түгел, ә гомуми тәрбия, сезонлы һәм хроник авыруларны, өзлегүләрне, гигиеник карау, туклану һәм ашату, техник чаралардан файдалану кагыйдәләрен практикада куллануны өйрәнүне дә үз эченә ала. Белешмәләр өчен телефон: 2-43-78 (өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе)
Инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге “Каенкай” хастаханәсендә киңәшче Шәймәрдәнова З.Т һәр заезда артрозо-артрит авырыунда дәвалау гимнастикасын уздыра
Мамадыш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре А.Д. Сахаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан, танылган галим, академик, дөньяның Нобель премиясе лауреаты, хокук яклаучы Андрей Дмитриевич Сахаров язмышына багышланган чара уздырдылар.