Балалар белән эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әкиятләр үз-үзеңне тотуда булган кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Учреждение тәбриячеләре коррекция дәресләре үткәрделәр, анан балалар белән фикер алыштылар.
Тәрбияче Элеонора Фаткуллина О.В. Хухлаеваның «Кечкенә песи» коррекция әкиятен сәхнәләштерде. Әкиятнең юнәлеше яшьтәшләре белән аралашу, ялгызлык, үз-үзен «ак карга» итеп хис итү авырлыкларын җиңеп чыгудан гыйбарәт иде. Инсценировка дәвамында балалар әкият геройлары аша яшьтәшләре белән яңа мөнәсәбәтләр кордылар, үзләренең әһәмиятен күтәрергә өйрәнделәр.
Тәрбияче Лилия Сафина балалар белән «Әтәчкәй» әкиятен театральләштерде. Әкият геройлары аша тәрбияче балаларның сөйләм телен баетты, балаларны геройларның уй-хисләрен уйнарга өйрәтте.
«Букча җыябыз» дигән коррекция әкиятен сәхнәләштереп тәрбияче балаларны бик күңелле сәхифәгә чорнады, бергәләп алар яңа белемнәр һәм хис-тойгылар ачтылар. Тәрбияче беренче сыйныф укучыларына букча җыярга, мәктәпкә кирәкле әйберләрне генә алырга ойрәтте. Пөхтәлек, сакчыллык төшенчәләрен аңлатты. Шулай ук балигъ булмаган балаларның артистлык күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итте. Ә сулыш алу күнегүләрен башкару аша артикуляция гимнастика ясадылар, тавыш чыгару һәм сулыш ритмын ныгыттылар.
Бу чарада дүрт яштән уналы яшкә кадәр булган 30 бала катнашты.