Развивайка “ клубында әниләр өчен бүләк ясадылар

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

 “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы  үзәге базасында “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технология гамәлгә ашыруны дәвам итә.

24 ноябрь көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы  үзәге базасында “Profistail” волонтерлар отряды психологы һәм үзәк психологы тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Развивайка” клубында төркемле дәрес үткәрелде.

 Әлеге чараның максаты балаларны Әниләр көне,  әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштыру, шулай ук әлеге чараның нигезе булып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү тора.

 “Үзенчәлекле”  балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техникалар кулланалар. Әлеге дәрес арттерапия ысулы ярдәмендә психологик коррекция ысулы буларак үткәрелде, бу исә балаларны коллективка берләштерүгә, эмоциональ киеренкелекне бетерүгә, хәтернең психологик процессларын, игътибарны, сөйләмне, моториканы  үстерүгә ярдәм итә.

Әлеге чара Әниләр көне алдыннан узды. Волонтерлар балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар. Балалар әниләргә ягымлы сүзләр һәм комплиментлар сөйләделәр. Иң яхшысы-үз куллары белән ясалган бүләк. Балалар әниләр өчен квилинг техникасында күләмле открыткалар ясадылар.

Үз куллары белән ясалган матур һәм гадәти булмаган иҗади бүләкләрне әниләренә бәйрәмгә бүләк итәсе генә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International