ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

"Забота" үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре А.Д. Сахаровка багышланган чара уздырганнар. 

"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү дәвам итә.

      25.11.2020ел. социаль педагог Смелова Н.А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Барысын да белергә телим» дигән КВН үткәрде. Максат: танып белү һәм уен ситуацияләрендә алган белемнәрне гомумиләштерү өчен социаль-коммуникатив шартлар тудыру. Дәрестә 6 бала катнашты.

Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр Яңа ел әкияте тудыралар

Бүген 25 нче ноябрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Казан әниләре» һәм «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды вәкилләре булып китте. Бу хәйрия фондлары - коммерцияле булмаган иҗтимагый хәйрия оешмалары, аларның төп максаты-хәйрия ярдәме күрсәтү. Ял эшчәнлеген оештыру өчен товарлар рәвешендә спонсорлык ярдәме оештырылды, социаль хезмәт алучыларны помперслар һәм шәхси бүләкләр белән тәэмин иттелэр. Ел дәвамында әлеге хәйрия фондларының безнең учреждение белән тыгыз хезмәттәшлек итүенә һәм безнең карамактагыларга ярдәм итүенә бик шат. Сезнең ярдәм-хәйриячелек үсешенә бәяләп бетергесез өлеш һәм, һичшиксез, инвалидларга һәм өлкән яшьтәге гражданнарга сизелерлек ярдәм.

Игелекле эшләр сизелми калмый - алар маяклар кебек ярдәм көтүчеләрне яктырта. Сезнең үрнәк башка хәйриячеләр өчен дә үрнәк булыр дип ышанабыз. Сезнең игелекегез һәм юмартлыгыгыз үзегезгә өчләтә әйләнеп кайтсын. Сезгә тормышыгызда иминлек, сәламәтлек, чәчәк ату һәм күбрәк җылылык телибез.

   

Ноябрь аенда «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече районның социаль хезмәт алучылары белән типлаштырулар үткәрде. 

      Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль хезмәт алучы Галфия Сабирҗанова  әниләр көненә багышланган «Әбиләрнең кич утыруы» дигән темага мастер-класс үткәрде.

«Безнең канатлы дусларыбыз!»

Җәлил картлар йортында кошларга җимлекләр ясау

 акциясы

      24.11.2020  елны тәрбияче Сәгыйдуллина М.В. тарафыннан “28 панфиловчы” фильмы күрсәтелде.

Максат: укучыларның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен киңәйтергә; фильм карау ярдәмендә Мәскәү өчен сугыш вакыйгалары турында сөйләргә; Ватанга мәхәббәт, тарихның истәлекле битләрен өйрәнү аша патриотизм хисе тәрбияләргә.

 Фильм  карауда мәктәп яшендәге 9 укучы катнашты.

      2020 елның 17 ноябрендә Баулы районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Илмира Әюпова, Балачак унъеллыгы кысаларында, балигъ булмаганнар белән «Минем тынычлык»дигән дәрес үткәрде. Дәрес 4 нче номерлы участок хезмәт алучыларның өйләрендә гадәти шартларда узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International