25 ноябрьдә Менделеевск муниципаль районындагы "Камские зори" приютында тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчесе Әниләр көненә багышланган “Ана куллары белән - тынычлык һәм бәхет бишеге” дигән концерт-күңел ачу программасы әзерләделәр һәм уздырдылар. Залда гадәттән тыш игелекле, бәйрәм рухы хөкем сөрә, залда музыка яңгырый. Барлык концерт номерлары мәхәббәт, наз хисләре белән башкарылды, бу тыңлаучыларда берьюлы елмаю да, күз яшьләре дә уятты.