2020нче елнын 25нче ноябрь көнне Югары Утар балалар йортында, тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. инициативасы белән хатын-кызларны “Әниләр көне” белән котлау оештырылды. Илебездә билгеләп үтелүче күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Балалар йорты – һәр баланың да үз әнисе булмаган урын ул. Әмма безнең балаларны яраткан кайгыртучан хезмәткәрләр чолгап алган. Һәм алар балалар өчен әни дә. Шулай булгач, аларны да котларга кирәк. Бездә тәрбияләнүче балалар Әниләр көнен түземсезлек белән көтеп алалар. Быел да алар тәрбияче белән бергәләп бүләккә матур открытка ясадылар. Һәр бала үз бүләгенә барлык җылы хисләрен , яратуын һәм хөрмәтен кертте. Аннары алар бүләкләрен яраткан икенче әниләренә бирделәр.