«Яхшылык турында сөйләшик» темасына танып-белү әңгәмәсе, Алексеевск районы, «Кайгырту» приюты.

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

06.12.2020 ел. «Кайгырту» приютында тәрбияче Королева Н.В. 9 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Яхшылык турында сөйләшик» темасына әңгәмә үткәрде.

Максат: тәрбияләнүчеләрнең игелеклелек, әдәплелек, намуслылык төшенчәсен киңәйтү; балаларда игелек, яхшылык, яхшы гамәлләр турында күзаллаулар формалаштыру. Балаларда игелеклелек, яхшылык , ярдәмчеллек, шулай ук үзеңне һәм башкаларны дөрес бәяли белү, кешеләрнең, геройларның, персонажларның уңай сыйфатларын күрергә өйрәтү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Әңгәмә барышында балалар «игелеклелек» сүзенең мәгънәсен ничек аңлауларын аңлатырга тырыштылар.      Балалар кызыклы версияләр тәкъдим итте: - Бу бик яхшы кеше. Яхшылык - ул  кайчан син беркемне дә үпкәләтмисең.  Кайчан уенчыкларың белән уртаклашасың. Балаларның барлык җаваплары да бик кызыклы һәм төрле булды. Балалар бик теләп әңгәмәдә катнаштылар, әкият, мультипликацион фильмнар геройлары мисаллары китерделәр, өйдә, урамда, приютта нинди изге гамәлләр кылулары турында сөйләделәр, «Игелекле һәм усал әкият геройлары», «Ягымлы әйт» уеннары  уйнадылар. Барлык балалар да, гәрчә гади генә булмаса да, яхшы булырга һәм начар гамәлләр кылмаска кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International